Бәйгедә 18 яше тулган һәм аннан олырак Россия Федерациясе гражданнары 25 ноябрьгә кадәр катнаша ала.
Ничек катнашырга?
constitution.er.ru сайтына керегез һәм теркәлегез.
Һәр катнашучы өчен конституция нигезләре турында 10 сораудан торган тест варианты автомат рәвештә булдырылачак. Бу биремнәрне үтәү өчен 10 минут вакыт бирелә.
Барлык катнашучылар да электрон сертификат алачак. Конкурс җиңүчеләрен мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә барлык сорауларга дөрес җавап биргән кешеләр арасыннан билгеләячәкләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләячәкләр. Җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның декабрендә булачак.
РФ Конституциясе көне ел саен бөтен ил буенча 12 декабрьдә билгеләп үтелә.