13 ноябрьдә Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинның вице-премьерлар белән киңәшмәсендә «Иң яхшы муниципаль практика» Бөтенроссия конкурсына 2023 елда нәтиҗә ясалды.
Алдынгы практикаларны сайлап алу буенча бәйге биш номинация буенча узды: «Нәтиҗәле кире элемтәне тәэмин итү», «Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү», «Цифрлы технологияләр һәм платформалы карарлар кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү (акыллы шәһәр)», «Шәһәр төзелеше сәясәте» һәм «Милләтара татулыкны ныгыту». Аларның һәрберсендә 10 призлы урын билгеләнгән: 5се беренче категориядә (шәһәр округлары, муниципаль округлар һәм шәһәр торак пунктлары) һәм 5се икенче категориядә (авыл торак пунктлары).
Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының түбәндәге муниципаль берәмлекләре җиңүче дип билгеләнде:
- “Муниципаль икътисади сәясәт һәм муниципаль финанслар белән идарә итү” номинациясендә муниципалитетларның беренче категориясендә – Казан шәһәре (өченче урын);
– “Муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр белән нәтиҗәле элемтәне тәэмин итү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү” номинациясендә муниципалитетларның икенче категориясендә – Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Татар Чаллысы авыл җирлеге (икенче урын);
– “Цифрлы технологияләр һәм платформалы карарлар кертү юлы белән шәһәр хуҗалыгын модернизацияләү (акыллы шәһәр)” номинациясендә муниципалитетларның беренче категориясендә – Иннополис шәһәре (өченче урын);
- “Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның тормыш – көнкүрешен уңайлы мохит белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү” номинациясендә муниципалитетларның икенче категориясендә – Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авыл җирлеге (өченче урын).
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре – конкурс җиңүчеләренә Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары буенча 69,7 млн.сум күләмендә акчалата премияләр биреләчәк.