Бүген Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында 2024 елга һәм 2025-2026 еллар чорына республика бюджеты турында закон проекты каралды.
10 ноябрьгә, яки «2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар планлы чорына ТР бюджеты турында» ТР законы проектына төзәтмәләр кертү срогына, 200 төзәтмә кергән, шул исәптән ТР Министрлар Кабинетыннан - 181, депутатлардан - 17 һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетыннан - 2.
Республика финанс министры Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, кертелгән 181 төзәтмәнең 96сы федераль бюджеттан киләчәк бюджетара трансфертлар белән бәйле, 17 төзәтмә акчаларны яңадан бүлү белән бәйле, 4 төзәтмә редакция-аныклаучы характерда, 64 төзәтмә йомгаклау өлеше булып тора. Төзәтмәләр нәтиҗәсендә бюджет параметрларын үзгәртү планлаштырыла. 2024 елда республика бюджетының керемнәре һәм чыгымнары күләме 399,6 млрд сум тәшкил итәчәк, 2025 елда - керемнәр 403,6 млрд сум, чыгымнар 416 млрд сум, дефицит - 12,5 млрд сум, 2026 елда - керемнәр 427,4 млрд сум, чыгымнар - 446,3 млрд сум, дефицит 18,9 млрд сум.
Комитет төзәтмәләрне хуплады һәм Дәүләт Советына тәкъдим ителгән закон проектын икенче укылышта карарга тәкъдим итте.