2023 елның 1 сентябреннән ТР гомуми белем бирү оешмаларында директорның балалар берләшмәләре белән хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча киңәшчеләре вазыйфалары кертелде

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

 «Мәгариф» илкүләм проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 1 сентябреннән Татарстан Республикасының 734 гомуми белем бирү оешмасында директорның балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча киңәшчеләре үз эшчәнлекләрен башладылар.

2023 елга Татарстан Республикасы бюджетында әлеге максатларга 77 109,4 мең сум акча каралган, шул исәптән 62 458,6 мең сум – федераль бюджет акчалары.

2024 елга Татарстан Республикасы бюджеты проектында 978 дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларында директорның балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек һәм тәрбия буенча киңәшчеләренең эшчәнлеген финанс тәэмин итүгә 303 900,3 мең сум каралган, шул исәптән 246 159,2 мең сум федераль бюджет акчалары хисабына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International