Финанс грамоталылыгы буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты 1-21 ноябрь көннәрендә уза

2023 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 1-21 ноябре көннәрендә финанс грамоталылыгы буенча алтынчы еллык Бөтенроссия онлайн-зачеты уза, аны Россия Банкы Стратегик инициативалар агентлыгы белән берлектә оештыра.

Башлангыч сыйныф укучыларыннан башлап, теләге булган һәркем зачетта катнаша ала.

Зачет катлаулылык буенча ике дәрәҗәдән тора. База варианты – финансларны  әле генә аңлый башлаган һәм финанс нигезләрен дөрес аңлаганын тикшерергә теләгән кешеләр өчен. Икенче вариант – катлаулы сораулардан тора һәм төрле финанс продуктларын һәм хезмәтләрен куллану тәҗрибәсе булган кешеләр өчен.

Шәхси һәм гаилә зачетларыннан тыш, беренче тапкыр 7-11 сыйныф укучылары өчен олимпиада зачеты үткәреләчәк. Ул 3 ноябрьдә узачак һәм аны уңышлы узган очракта укучылар өстәмә сынауларсыз «Финанс грамоталылыгы» профиле буенча «Югары икътисад мәктәбе» Илкүләм тикшеренү университетының «Югары проба» Бөтенроссия олимпиадасының финалына чыга алачак.

Зачетны берничә тапкыр үтәргә мөмкин, саны чикләнмәгән.

Зачетны уңышлы узганнарга сертификатлар биреләчәк.

Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү проект сайтында бар: finzachet.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International