2023 елның 15-17 ноябрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елда җирле бюджетларның агымдагы һәм көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Чара "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.
Киңәшмәләр барышында 2023 елның гыйнвар-октябрендә җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, шулай ук 2023 ел ахырына кадәр керемнәрнең җыеп алынуы, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү, муниципаль учреждениеләрнең беренче чираттагы чыгымнарын каплау мәсьәләләре тикшереледе.
Шулай ук очрашулар вакытында салым һәм җыемнар буенча недоимканы киметүдә алып барылган эш, 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына җирле бюджетлар турында карарларның кабул ителү мәсьәләләре каралды.