Агымдагы елда Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясенең 4 субъекты бюджетына электрон сәнәгать өлкәсендә сәнәгать технопарклары инфраструктурасы объектларын булдыру, үстерү һәм (яки) модернизацияләү проектларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү турында карар кабул ителде.
Күрсәтелгән субсидияләр агымдагы елда Татарстан һәм Башкортостан Республикаларына, шулай ук Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләренә бирелә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2764-р номерлы тиешле боерыгы 2023 елның 10 октябрендә кабул ителде.
Күрсәтелгән боерык нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына субсидия күләме 241,78 млн. сум тәшкил итә.