Дәүләт Думасы 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына федераль бюджет турында законны өченче, соңгы укылышта кабул итте.
Документ нигезендә, федераль бюджет керемнәре 2024 елда 35,065 трлн сум, 2025 елда 33,552 трлн сум һәм 2026 елда 34,051 трлн сум күләмендә фаразлана. Чыгымнар 36,66 трлн сум, 34,382 трлн сум һәм 35,587 трлн сум дәрәҗәсендә көтелә. Федераль бюджет дефициты 2024 елда 1,595 трлн сум, 2025 елда 0,83 трлн сум һәм 2026 елда 1,536 трлн сум тәшкил итәчәк.
2024 елда тулаем эчке продукт күләме 179,956 трлн сум (үсеш 2,3 процентка), 2025 елда 190,637 трлн сум (үсеш 2,3 процентка), 2026 елда 202,304 трлн сум (үсеш 2,2 процентка) күләмендә фаразлана.
Инфляция дәрәҗәсе 2024 елда 4,5%, 2025 елда 4%, 2026 елда 4% фаразлана.
2024 ел башына Илкүләм иминлек фонды күләме 12,177 трлн сум (тулаем эчке продуктның 6,8 проценты); 2025 ел башына 11,190 трлн сум (тулаем эчке продуктның 5,9 проценты); 2026 ел башына 13,002 трлн сум (тулаем эчке продуктның 6,4 проценты) тәшкил итәчәк.