РФ Дәүләт Думасы "Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә үзгәрешләр кертү турында" закон кабул итте. Үзгәрешләр 2024 елның 1 маеннан этил спиртының күләм өлеше 9 процентка кадәр булган алкоголь продукциясенә, шәраб һәм шәраб эчемлекләренә 3 тапкырга, шулай ук этил спиртының күләм өлеше 9 проценттан артык һәм 18 процентка кадәр булган алкоголь продукциясенә – 22 процентка акциз ставкаларын арттыруны күздә тота.
Моннан тыш, ягулык демпферын торгызу карала (коэффициент 0,5 дән 1,0 га кадәр үзгәртелгән). Бу нефть эшкәртү заводларына эчке базарда мотор ягулыгы сатканда төшеп калган керемнәрне компенсацияләү күләмен арттырачак һәм аның буенча күмәртә бәяләренең үсешен тоткарлаячак. Бу үзгәрешләр шулай ук төбәкләрнең керемнәренә уңай йогынты ясаячак.