РФ Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы киләсе елда бюджет чыгымнарының аерым төрләрендә цифрлы рубльне куллану буенча “пилот” үткәрәчәк

2023 елның 24 ноябре, җомга

Финанс министрлыгы һәм Россия Банкы киләсе елда бюджет чыгымнарының аерым төрләрендә цифрлы рубльне куллану буенча “пилот” үткәрәчәк. Бу хакта Россия Финанс министры Антон Силуанов Федерация Советында чыгыш ясаганда белдерде.

“Киләсе елда “пилот”ны эшләтеп җибәрү өчен чыгымнарының берничә төрен билгеләргә килештек. Казначылык тиешле йөкләмә алды. Үзәк банк бу бурычны казначылык белән бергә үти”, - дип сөйләде министр.

Силуанов сүзләренчә, беренче чиратта цифрлы рубль бюджет акчаларын куллануның максатчан характерын тәэмин итәргә кирәк булган тармакларда мөһим. “Болар – гражданнар өчен билгеле бер социаль түләүләр, теге яки бу хезмәтләрне сатып алуга яки күрсәтүгә юнәлдерелгән субсидияләр”, - дип аңлатты ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International