Россия икътисадындагы үзгәрешләр һәм Россиядә үткәрелә торган бюджет сәясәте принциплары турында РФ Финанс министрлыгының Бюджет сәясәте һәм стратегик планлаштыру департаменты директоры урынбасары Евгений Домбровский «Россия һәм дөнья: яңа диварлар яки яңа кагыйдәләр» VIII Халыкара форумы барышында сөйләде.
"Россия икътисады структур трансформация чорын уңышлы уза. Без тотрыклылыкны саклап калдык, узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем эчке продуктның кимүе нибары 2% тәшкил итте. 2,8% - 3% дәрәҗәсендә икътисадның көтелгән үсеш темпларын исәпкә алып, без 2021 елгы дәрәҗәгә чыгабыз дияргә була», – дип билгеләп үтте департамент директоры урынбасары.
"Гомумән алганда, мондый нәтиҗә – җаваплы икътисади сәясәт, шул исәптән бюджет сәясәте нәтиҗәсе. Безнең озак вакытлы чорга төп бурычыбыз – финанс суверенитетын формалаштыру: баланслы икътисади сәясәтне, дәүләт финансларының тотрыклылыгын, тотрыклы, түбән инфляцияне тәэмин итү, финанс инфраструктурасын һәм капитал базарын үстерү», – дип өстәде Евгений Домбровский. Тулырак мәгълүмат Россия Финанс министрлыгы сайтында китерелә.