Татарстанда 1 ноябрьдән ашыгыч һәм паллиатив медицина ярдәме бригадалары йөртүчеләренең зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартлары өчен хезмәт хакына өстәмәләре артты

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында 1 ноябрьдән ашыгыч һәм паллиатив медицина ярдәме бригадалары йөртүчеләренең зарарлы һәм куркыныч хезмәт шартлары өчен хезмәт хакына өстәмәләре 10 проценттан 120 процентка кадәр артты һәм ставкага 19,8 мең сум тәшкил итте.

2023 елда машина йөртүчеләренә Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмәләрне арттыруга 62 815,8 мең сум акча бүлеп бирелде. 2024 елга һәм аннан соңгы елларга Татарстан Республикасы бюджетларында һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында бу максатка акчалар тулы күләмдә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International