2023 елның 1 ноябренә Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 384,7 млрд.сум тәшкил итте, шул исәптән Татарстан Республикасы бюджетына – 327,6 млрд. сум, җирле бюджетларга – 57,1 млрд. сум. Бу хакта бүген «Татмедиа» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова хәбәр итте.
Матбугат конференциясе темасы – «2023 елның 10 аенда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты, Татарстан Республикасы бюджеты, җирле бюджетларның үтәлеше».
«Берләштерелгән бюджетның тупланган салым һәм салым булмаган керемнәре күләме буенча Татарстан Республикасы Россия Федерациясе субъектлары арасында алтынчы урында тора һәм Идел буе федераль округында алдынгылар рәтендә», - дип хәбәр итте Алла Анфимова.
Бюджетның төп керем чыганакларының үтәлеше турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары түбәндәге күрсәткечләргә тукталды.
2023 елның 10 аенда табышка салым Татарстан Республикасы бюджетына 146,9 млрд.сум күләмендә кергән.
Физик затлар кеременә салым республиканың берләштерелгән бюджетына 106,6 млрд.сум күләмендә кергән.
Оешмалар мөлкәтенә салым буенча Татарстан Республикасы бюджетына керемнәр 38,1 млрд. сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына акцизлар кереме 34,8 млрд.сум тәшкил иткән.
2023 елның 10 аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына җыелма керемгә салымнар буенча керемнәр 23,4 млрд.сум тәшкил иткән.
Җир салымы буенча 2023 елның 10 аенда керем 7,3 млрд.сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр 21,1 млрд. сум тәшкил иткән.
«2023 елның 10 аенда Татарстан Республикасының салым һәм салым булмаган керемнәр буенча берләштерелгән бюджеты үтәлеше, гомумән алганда, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда уңай динамика белән характерлана, бу исә еллык план билгеләнешләрен үтәргә мөмкинлек бирәчәк», - дип нәтиҗә ясады Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары.