Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Гела Герасимова 2023 елның 10 аенда бюджетның чыгым өлешенең үтәлеше турында хәбәр итте.
Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары сүзләренчә, 2023 елның 10 аенда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджеты чыгымнары 422,8 млрд.сум тәшкил иткән. Республика бюджеты чыгымнары 365 млрд. сум, җирле бюджетлар чыгымнары 123,6 млрд. сум күләмендә башкарылган.
Җирле бюджетларга республика бюджетыннан 65,8 млрд.сум күләмендә бюджетара трансфертлар җибәрелгән.
“Җыелган керемнәр хезмәт хакын тулысынча һәм вакытында түләргә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның планлаштырылган чыгымнарын җитәрлек күләмдә финансларга мөмкинлек бирде", - дип хәбәр итте Гела Герасимова.
Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары федераль бюджет акчалары турындагы мәсьәләгә аерым тукталды. «2023 елда федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 67 млрд. сумнан артык бюджетара трансфертлар керүе планлаштырыла. 10 ай эчендә федераль акчалар исәбенә чыгымнар 61,4 млрд. сум яки ел планының 90,9% тәшкил итте", - дип билгеләп үтте Гела Герасимова.
Быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә һәм аларга зур игътибар бирелә. 2023 елда Татарстан Республикасында 12 илкүләм проект кысаларында чараларны финанслауның гомуми күләме 43,0 млрд. сум тәшкил итә, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 28,0, Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә – 15,0 млрд.сум.
"Гомумән алганда, 2023 елда бюджет үтәлеше шактый тотрыклы бара”- дип нәтиҗә ясады ТР финанс министры урынбасары.