2023 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына (№116-ТРЗ) кул куйды. Закон Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында бастырылды.
Аны гамәлгә ашыру максатларында 2023 елның 29 ноябрендә «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» «Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителде.