2024 елда Татарстан Республикасында Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла торган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм чит кеше каравына мохтаҗ инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру проектын гамәлгә кую дәвам итәчәк.
«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы» ведомствосы буенча «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм чит кеше каравына мохтаҗ инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыруга чыгымнар (федераль бюджеттан финанслауның чик дәрәҗәсе – 81%, Татарстан Республикасы бюджетыннан – 19%) 2024 елга барлыгы 80 385,1 мең сум, шул исәптән федераль бюджет акчалары исәбенә – 65 111,9 мең сум, Татарстан Республикасы бюджеты исәбенә – 15 273,2 мең сум каралган.