Татарстан Республикасы бюджетыннан җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар турында

2023 елның 6 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның 11 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына барлыгы 69,2 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар бирелде, шулардан:

дотацияләр – 0,8 млрд. сум;

субсидияләр – 24,0 млрд. сум;

субвенцияләр – 38,4 млрд. сум;

башка бюджетара трансфертлар – 6,0 млрд. сум.

Җирле бюджетларга дотацияләр аларны куллану юнәлешләрен билгеләмичә бирелә.

Җирле бюджетларга субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә бирелгән бюджетара трансфертлар максатчан булып тора һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан трансфертларның максатчан билгеләнеше нигезендә чыгым йөкләмәләрен финанслауга җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International