ТР Финанс министрлыгының Казначылык Департаментында "Коррупциягә каршылык күрсәтик" квест-уены узды

2023 елның 8 декабре, җомга

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаментында "Коррупциягә каршылык күрсәтик" дип аталган квест-уен узды.

Уен барышында Казначылык департаменты хезмәткәрләреннән торган 4 команда билгеләнгән вакыт эчендә «Коррупциягә каршы хәрби кием» элементларының берсен ясарга, коррупциягә каршылык мәсьәләсе буенча сорауларга җавап бирергә һәм жюри әгъзаларына предметның презентациясен әзерләргә тиеш иде.

Жюри составына Татарстан Республикасы Финанс министры урынбасары Рөстәм Аюкасов, Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Никонов, ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаменты директоры урынбасары Альберт Шәйхиев һәм ТР Финанс министрлыгы Казначылык департаментының структур бүлекчәләре башлыклары керде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри катнашучыларның югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтте. Хезмәткәрләр коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә тирән белемнәрен генә түгел, ә катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә иҗади якын килүләрен дә күрсәттеләр. Моннан тыш, жюри катнашучылар үз эшләрен тәкъдим иткәндә күрсәткән иҗадилыкларын билгеләп үтте.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм катнашучылар истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International