Президент Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә куела башлаган «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты кысаларында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 2024 елга Россия Федерациясенең «Туризмны үстерү» дәүләт программасы күрсәткечләренә ирешүгә 125 912,3 мең сум күләмендә бердәм субсидия бирелде.
Чыгым йөкләмәләрен финанслауның билгеләнгән 81% (федераль бюджет акчалары хисабына) һәм 19% (Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына) күләмендә чик дәрәҗәләреннән чыгып, 2024 елга күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына финанслана торган чыгымнар күләме 29 535,0 мең сум тәшкил итәчәк.
Шулай итеп, 2024 елга күрсәтелгән максатларга финанслана торган чыгым йөкләмәләренең гомуми күләме 155 447,3 мең сум тәшкил итә.