2023 елның 13 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каравына “2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты кертелде.
2023 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 484,7 млрд сум, чыгымнарның гомуми күләме 524,8 млрд сум дип фаразлана.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан Татарстан Республикасы законы проекты 2023 елның 18 декабрендә каралачак.