15 декабрь көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе узачак. Ул "2023 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2024 елга бурычлары" темасына багышланачак.
Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан Республикасы тупланма бюджетының 2023 елда көтелгән үтәлеше йомгаклары һәм Татарстан Республикасы финанс системасы органнарының 2024 елга бурычлары турында чыгыш ясыячак.