Рөстәм Миңнеханов Татарстан финанс, казначылык һәм салым органнарының йомгаклау коллегиясендә: Катлаулы шартларда икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итү мөмкин булды

2023 елның 15 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә быел Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетын үтәүнең беренчел йомгаклары һәм 2024 елга финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  коллегия утырышын уздырды. Чарада Россия Федерациясе Финанс министры Антон Силуанов, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациев катнашты.

Утырыш республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Рөстәм Миңнеханов кереш сүзендә Россия Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуановка, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхинга һәм Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Виктор Бациевка, вакыт табып, коллегия утырышында катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

"Без бу яхшы традицияне бик зурлыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Финанс, казначылык һәм салым системасының федераль органнары белән Татарстан Республикасында яхшы җайга салынган эш алып барыла. Без аны алга таба да дәвам итәчәкбез, дип ышанам.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2023 ел йомгаклары буенча көтелгән башлангыч саннарны төп икътисадый күрсәткечләр буенча атады.

"Агымдагы катлаулы шартларда без икътисадый күрсәткечләр үсешен тәэмин итә алдык", - дип ассызыклады ул.

Мәсәлән, алдан исәпләүләр буенча, тулаем төбәк продукты (ТТП) күләме 4 трлн сум тәшкил итәчәк, 2022 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырмача бәяләрдә үсеш 102,8 %.

Төяп җибәрелгән продукция күләме 4,5 трлн сум күләмендә көтелә.

Төзелеш эшләре күләме 700 млрд. сум. 2022 елга үсеш - 114%.

Төп капиталга инвестицияләр күләме ел йомгаклары буенча 1 трлн. сум дәрәҗәсендә бәяләнә, бу 2022 ел дәрәҗәсенә карата 108% тәшкил итәчәк.

"Бу күрсәткечләр бу катлаулы чорда бизнеска ярдәм итү буенча кабул ителгән федераль карарлар ярдәмендә ирешелде. Без Россия Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм ил Хөкүмәтенә рәхмәтле», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International