Агымдагы елның 11 ае йомгаклары буенча Татарстан Республикасы бюджеты кеременә федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан гомуми суммасы 67,9 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар керде (планлы билгеләншләрнең 93,8%), шул исәптән:
Дотацияләр – 284,0 млн сум (100%)
Субсидияләр – 35,1 млрд сум (93,5%)
Субвенцияләр – 5,7 млрд сум (85,0%)
Башка бюджетара трансфертлар – 25,4 млрд сум (98,2%)
Федераль фондлардан кергән акча – 1,4 млрд сум (71,6%)
Килгән федераль акчалар максатчан булып тора һәм максатка ярашлы рәвештә чыгым позицияләрен финанслауга юнәлтелде.
2023 ел йомгаклары буенча федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан Татарстан Республикасы бюджеты кеременә бюджетара трансфертларның көтелгән күләме 74,8 млрд сум тәшкил итәчәк, шул исәптән: дотацияләр – 284,0 млн сум, субсидияләр – 39,3 млрд сум, субвенцияләр – 6,5 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 26,7 млрд сум федераль фондлар – 2,0 млрд сум.