Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика керемнәре тулаем алганда 57,8 млрд. сумга арта.
Профильле комитет рәисе ассызыклаганча, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты канунга үзгәрешләр проектын караган һәм 2023 финанс елы хисап датасына 2023 ел бюджетының керем һәм чыгым өлешен төгәлләштерүнең кирәклеген таныган.
Шулай итеп, керемнәр 57,8 млрд. сумга арта һәм гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү, илкүләм проектлар һәм федераль программалар чараларын финанслашу кебек мөһим юнәлешләргә өстәмә финанс ресурслары җибәрергә мөмкинлек бирә.
Бюджет чыгымнары тулаем алганда 68 млрд. сумга арта.
Программалы бюджет бу ел дәвамында 4 мең 143 төрле объект төзергә һәм ремонтларга, шул исәптән - 11 мәктәп, 3 балалар бакчасы, шулай ук 339 мәгариф объектын капиталь төзекләндерергә мөмкинлек биргән. Быел шулай ук 315 сәламәтлек саклау һәм мәдәният объекты төзелде һәм ремонтланган, 3 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылган. Һәм болар барысы да бюджет, программа финанслары, илкүләм проектларны да кертеп, хисабына эшләнгән.