2023 елда Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итү турында

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

2023 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итүгә 20,7 млн. сум бүлеп бирелгән. Бүләкләр тапшырыла:

- ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар, авыр тормыш хәлендә калган балалар;

- балигъ булмаганнар өчен махсус учреждениеләрдә дәүләт карамагында булган балалар;

- сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, адаптацияләнгән төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмаларда һәм шифаханә белем бирү оешмаларында белем алучылар;

- махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнар гаиләләреннән һәм махсус хәрби операциядә катнашу нәтиҗәсендә һәлак булган гражданнар гаиләләреннән балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International