Муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән киңәшмәләр узды

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

2023 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләренең финанс органнары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмәләр узды. Аларда 2023 елда җирле бюджетларның агымдагы һәм көтелгән үтәлешенә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Чара "Татэнергосбыт" ААҖ, "Газпром Межрегионгаз Казан" ЯАҖ вәкилләре катнашында үтте.

Киңәшмәләр барышында 2023 елда җирле бюджетларның үтәлеш йомгаклары, керемнәрнең җыеп алынуы, планлаштырылган чыгымнарның финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгәнлеге, хезмәт хакларының вакытында түләнү, муниципаль учреждениеләрнең беренче чираттагы чыгымнарын каплау мәсьәләләре тикшереледе.

Шулай ук очрашулар вакытында 2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына җирле бюджетлар турында карарларның кабул ителү, 2024 елда бюджет барышын оештыру мәсьәләләре каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International