Агымдагы елда Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме күрсәтүгә 260 029,7 мең сум субсидия рәвешендә өстәмә акча биреләчәк.
Өстәмә акчалар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бөртекле культуралар җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау өчен бөртекле культуралар җитештерүчеләргә субсидия бирү өчен җибәреләчәк.