Россия Хөкүмәте 2024-2026 елларга финанс планын «җиңү бюджеты» дип бәяләде, дип хәбәр итте «Известия»гә биргән интервьюсында Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов.
Ул расланган бюджетта өстенлек хәрби операция максатларын һәм социаль йөкләмәләрне үтәүгә биреләчәк, дип ассызыклады.
Аның сүзләренчә, кабул ителгән бюджетта икътисадка чыгымнар барлык чыгымнарның 10-11 процентын тәшкил итә һәм алар шактый тотрыклы. "Чыннан да, хәзерге шартларда төп бурыч — махсус хәрби операциянең максатларын финанс яктан тәэмин итү. Без парламент белән өч еллык финанс планын «җиңү бюджеты»дип бәяләдек. Шуңа күрә икътисадка чыгымнар нисбәте казна чыгымнарының гомуми күләмендә бераз кимеде, әмма номиналь рәвештә алар кимемәде», — диде ул.
Тулырак интервью белән РФ Финанс министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.