Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү, шулай ук республика һәм федераль төзелеш программалары кысаларында гамәлгә ашырыла торган социаль-мәдәни объектларны төзү һәм ремонтлау турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, торак төзелеше программасы буенча 2023 елга билгеләнгән план 8,6%ка арттырып үтәлгән. Бүгенге көндә төбәктә 3 миллион 365 мең кв. м файдалануга тапшырылган.шул исәптән 1 млн 702 мең кв. м - шәхси торак төзелешенә, 1 млн 503 мең кв. м - күп фатирлы инвестицион торакка, 161 мең кв. м социаль ипотека йортларына туры килә.