Түбән Камага эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау буенча эшлекле киңәшмәдә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "ТАНЕКО" республика икътисады өчен генә түгел, бөтен ил өчен стратегик әһәмияткә ия. "Бүген эшли башлаган өч җайланма җитештерүнең сәнәгать һәм экологик иминлеген тәэмин итү өчен мөһим шарт булып тора, 2024-2025 елларда җитештерү объектларын файдалануга тапшыру планына нигез сала», - диде республика Рәисе.
Ул билгеләп үткәнчә, «ТАНЕКО» үсешенең һәр яңа этабы экологик стандартларны үтәгәндә иң югары сыйфатлы ихтыяҗ продукция күләмен арттырырга мөмкинлек бирә. Проект эшли башлаганнан бирле барлыгы 35 технологик җайланма гамәлгә кертелгән, 126 млн тоннадан артык нефть чималы эшкәртелгән. Предприятие төзелешенә инвестицияләр күләме 580 млрд сум тәшкил итә.
«ТАНЕКО" АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов хәбәр иткәнчә, быел комплекста 17,1 млн тонна нефть эшкәртелгән, шул ук вакытта ачык нефть продуктлары чыгарылышы 82% һәм эшкәртү тирәнлеге 99,4% дәрәҗәсендә сакланып калган. Сәнәгать җитештерүе индексы 105,6% дәрәҗәсендә көтелә. Хәзерге вакытта предприятиела 4,5 мең хезмәткәр эшли.
Яңа технологик объектларны файдалануга тапшыру һәм гамәлдәге җайланмаларның нәтиҗәлелеген арттыру дизель ягулыгы чыгаруны елына - 8,5 млн тоннага кадәр, автомобиль бензиннарын - 2,5 млн тоннага кадәр, авиаягулыкны 415 мең тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирде.
"Елны лаеклы тәмамлыйбыз, эшнең искиткеч нәтиҗәләре бар. Нефть эшкәртү комплексының уңышлары - бөтен коллективның җайга салынган эше нәтиҗәсе. Без сезнең белән горурланабыз!"- дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Аннары Рөстәм Миңнеханов берничә дәүләт бүләге тапшырды.