«Эксперт РА» рейтинг агентлыгы Татарстан Республикасының кредит бирү сәләтлелеге рейтингын ruAAA дәрәҗәсендә раслады, рейтинг буенча фараз «тотрыклы».
Күрсәтелгән рейтинг илкүләм шкала буенча кредит бирү сәләтлелеге буенча иң югары дәрәҗәгә туры килә.
Агентлык тарафыннан төбәк икътисады үсешенең югары күрсәткечләре, инвестицияләр җәлеп итүчәнлекнең уңай дәрәҗәсе, бюджетның баланслы үтәлеше һәм бурыч йөкләнеше буенча көчле позицияләр билгеләп үтелә.