Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 22 ноябреннән 3285-р санлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан 2 яшьтән 4 яшькә кадәрге һәм 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге 1 типлы шикәр диабеты булган балаларны «Шикәр диабетына каршы көрәш» федераль проекты кысаларында глюкозаны өзлексез мониторинглау системалары белән тәэмин итү чараларына 22 270,2 мең сум күләмендә субсидияләр бирелде.
Чыгым йөкләмәләрен финанслауның билгеләнгән чик дәрәҗәләреннән чыгып, 2023 елга «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы» ведомствосы буенча күрсәтелгән максатларга Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән финанслана торган чыгымнар күләме 14 846,8 мең сум тәшкил итә.
Шулай итеп, 2023 елга әлеге максатларга финанслаша торган чыгым йөкләмәләренең гомуми күләме 37 117,0 мең сум тәшкил итә.