2024 елда башлангыч гомуми белемне дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында алучы укучыларга бушлай кайнар туклануны оештыру буенча чараларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Агымдагы елда әлеге максатларга 2 892,9 млн. сум акча җибәрү планлаштырыла, шул исәптән:
- федераль бюджеттан – 1 655,2 млн. сум,
- Татарстан Республикасы бюджеты һәм җирле бюджетлар – 1 237,7 млн.сум.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидия бирү турында килешү төзелде.