2023 елның гыйнвар-декабрь айларында федераль бюджет үтәлешен алдан бәяләү

2024 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Алдан ясалган исәпләүләр буенча, 2023 елда федераль бюджет керемнәре күләме 29 123 млрд сум тәшкил иткән.

Нефть һәм газ булмаган керемнәр – 20 301 млрд.сум.

Нефть-газ керемнәре – 8 822 млрд. сум.

2023 елда федераль бюджет чыгымнары 32 364 млрд сум тәшкил иткән.

Гомумән алганда, 2023 елда федераль бюджет чыгымнары күләме бюджет турында законда расланган бюджет ассигнованиеләренең чик күләменнән һәм өстәмә нефть-газ булмаган керемнәр күләменнән чыгып үтәлде. Бу беренчел структур дефицитның бюджет турында закон параметрлары дәрәҗәсендәге тотрыклылыгын тәэмин итте.

Шулай итеп, бюджет турындагы законда билгеләнгән беренчел структур дефицит параметрлары нигезендә федераль бюджетны үтәү, «бюджет кагыйдәсе» механизмы кысаларында Илкүләм иминлек фонды чараларын куллану/формалаштыру белән беррәттән бюджет системасының тотрыклылыгын тәэмин итә һәм Россия Федерациясенең макроикътисадый һәм финанс тотрыклылыгын ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International