Кече һәм урта эшкуарлык хезмәткәрләре саны 19 миллионнан артып киткән

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Кече һәм урта эшкуарлыкта эшләүчеләр саны беренче тапкыр ковидка кадәрге дәрәҗәдән артып, 19,2 млн кеше тәшкил иткән. Моңа кадәр күрсәткеч 2019 елның 3 кварталында гына югарырак булган, ул вакытта кече һәм урта бизнеста 19,6 млн хезмәткәр эшләгән. Мониторинг РФ Хөкүмәте вице-премьеры Андрей Белоусовның даими контролендә тора.

"Кече һәм урта эшкуарлык хезмәткәрләре саны сектор үсешенең мөһим индикаторларының берсе булып тора: кече һәм урта бизнес тарафыннан булдырылган эш урыннарының җитештерүчәнлеге иң югары һәм тотрыклы. 2023 елның 3 кварталы нәтиҗәләре буенча без 19,2 млн белгеч барлыгын күрәбез, агымдагы елда юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрдә эшләүче белгечләр саны 300 меңнән арткка үсте», — дип билгеләп үтте РФ икътисади үсеш министры урынбасары Татьяна Илюшникова.

Кагыйдә буларак, кече һәм урта эшмәкәрлектә эшләүчеләрнең 3 кварталдагы саны ел дәвамында иң югары күрсәткеч булып тора, чагыштыру да шундый ук чор нәтиҗәләре буенча бара.

Ел дәвамында кече һәм урта эшкуарлыктагы хезмәткәрләрнең иң зур үсеше (2022 елның 3 кварталыннан 2023 елның 3 кварталына кадәр) билгеләнгән төбәкләр исемлегенә Калмыкия Республикасы (+57,5%), Чечен Республикасы (+15,6%), Тыва Республикасы (+7,9%), Мордовия Республикасы (+6,1%), Липецк өлкәсе (+5,2%) керә, Чукотка автономияле округы (+4,2%) керә. Кече һәм урта компанияләр тарафыннан 500 меңнән артык эш урыны булдырылган төбәкләр исемлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Краснодар крае, Свердловск өлкәсе, Татарстан Республикасы керә.

Кече һәм урта компанияләр тарафыннан булдырылган эш урыннары саны «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр саны» югары дәрәҗә күрсәткеченең төп компоненты булып тора.

«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын Россия Президенты Владимир Путин башлап җибәрде һәм аны РФ Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Белоусов контрольдә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International