Студентлар өчен кече һәм урта предприятиеләрдә, шул исәптән IT, креатив индустрияләрдә һәм туризмда стажировкалар булдырырга кирәк. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин Дәүләт Советы утырышында белдерде.
"Профессионалитет кысаларында колледж укучылары үзләрен эре предприятиеләр мәйданчыкларында реаль проектларда сынап карый алалар. Студентларның стажировкалары өчен шундый ук мөмкинлекләр кече, урта компанияләрдә, шул исәптән IT, креатив индустрияләрдә, туризмда булдырылырга тиеш", - дип билгеләде дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, күптән түгел узган очрашуда шундый ук сорауны эшче һөнәрләр чемпионаты җиңүчеләре куйган булган. Путин бу тәкъдим белән "тулысынча килешүен" ассызыклады.