2024 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан республика муниципаль берәмлекләре бюджетларына барлыгы 73,1 млрд. сумлык бюджетара трансфертлар биреләчәк, шулардан:
- дотацияләр – 1,3 млрд. сум;
- субсидияләр – 27,9 млрд. сум;
- субвенцияләр – 42,0 млрд. сум;
- башка бюджетара трансфертлар – 1,9 млрд. сум.
Җирле бюджетларга дотацияләр аларны куллану юнәлешләре билгеләмәгән хәлдә биреләчәк.
Җирле бюджетларга субсидияләр, субвенцияләр һәм башка бюджетара трансфертлар рәвешендә бирелә торган бюджетара трансфертлар максатчан булып тора һәм муниципаль берәмлекләр тарафыннан трансфертларның максатчан билгеләнеше нигезендә чыгым йөкләмәләрен финанслауга юнәлдереләчәк.