Индустриаль парклар, югары технологияләр өлкәсендә технопарк инфраструктурасы объектларына акчалар бүлеп бирү турында

2024 елның 16 гыйнвары, сишәмбе

2024 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 30 октябрендәге 1119 санлы карарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә индустриаль парклар, сәнәгать технопарклары, югары технологияләр өлкәсендәге технопарклар инфраструктурасы объектларын төзүгә, модернизацияләүгә һәм (яисә) реконструкцияләүгә чыгымнарны каплауга дәүләт ярдәмен күрсәтү субсидия рәвешендә федераль бюджеттан 99% күләмендә финанслашу дәрәҗәсендә гамәлгә ашырылачак.

Тиешле Тәртип Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 29 декабрендәге 2391 санлы карары белән расланды.

Агымдагы елда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 24 мартындагы 539-р номерлы боерыгы нигезендә «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зона», «Алабуга-2. Нефтехимия», “Лаеш” индустриаль паркларының, “Иннопарк” югары технологияләр өлкәсендәге технопаркның инфраструктура объектларын төзүгә, модернизацияләүгә һәм (яисә) реконструкцияләүгә чыгымнарны каплауга федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына 14,5 млрд. сум күләмендә акча биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International