2024 елда «Пространстволы мәгълүматларның илкүләм системасы» проектын гамәлгә ашыруга 18,7 млн. сум күләмендә акча каралган

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итү» дәүләт программасы кысаларында «Пространстволы мәгълүматларының илкүләм системасы» төбәк проектын гамәлгә ашыруга 18,7 млн. сум күләмендә акча каралган, шул исәптән 10,0 млн. сум – федераль бюджет акчалары исәбеннән.

Күрсәтелгән региональ проект "Пространстволы мәгълүматларның илкүләм системасы" федераль проекты күрсәткечләренә ирешү максатларында гамәлгә ашырыла.

Күрсәтелгән акчалар исәбенә 2024 елда 14 686 күчемсез милек объекты буенча комплекслы кадастр эшләрен үткәрү планлаштырыла. Тиешле килешү Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International