17 гыйнварда Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында Татарстан Республикасы бюджетына кергән акцизларны түләүче компанияләр белән киңәшмәләр узды.
Киңәшмәләрдә «Татспиртпром» АҖ, «Белый Кремль» сыра кайнату заводы ҖЧҖ, «АБ ИнБев Эфес» АҖ, «Булгарпиво» ААҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмәләр барышында компанияләрнең 2023 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре, аларның 2024 елның 1 кварталына көтелгән күрсәткечләре һәм 2024 елга фаразлары каралды.