«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасы бюджетына федераль бюджеттан һәм федераль фондлардан бюджетара трансфертларның көтелгән кереме түбәндәгечә:
2024 елда – 67,4 млрд сум, шул исәптән: субсидияләр – 57,6 млрд сум, субвенцияләр – 6,8 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 2,7 млрд сум, федераль фондлардан кергән акчалар – 247,2 млн сум;
2025 елда – 55,0 млрд сум, шул исәптән: субсидияләр – 45,1 млрд сум, субвенцияләр – 7,2 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 2,7 млрд сум;
2026 елда – 62,6 млрд сум, шул исәптән: субсидияләр – 52,6 млрд сум, субвенцияләр – 7,3 млрд сум, башка бюджетара трансфертлар – 2,7 млрд сум.
Хәзерге вакытта 2024-2026 елларга федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар бирү турында федераль башкарма хакимият органнары белән барлык килешүләр төзелгән.