«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда Татарстан Республикасында адаптацияләнгән төп гомуми белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы 11 гомуми белем бирү оешмасын җиһазлау, укыту һәм тәрбияләү чаралары белән тәэмин итү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.
Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында 82 592,6 мең сум каралган, шул исәптән 66 900,0 мең сум федераль бюджет акчалары хисабына.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда РФ Президенты Владимир Путин "2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясен үстерүнең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында" гы Указга кул куйды, ул 12 стратегик юнәлеш буенча илкүләм проектларны башкару системасын регламентташтыра.