ТР территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга 179,7 млн. сум күләмендә акча каралган

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

«Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацион икътисады» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында дәүләт икътисадый сәясәтен камилләштерү» төбәк проекты кысаларында 2024 елга Татарстан Республикасы бюджетында Татарстан Республикасы территориаль иҗтимагый үзидарә системасын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыруга 179,7 млн.сум күләмендә акча каралган.

Күрсәтелгән акчалар хисабына республиканың җирле бюджетларына территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчеләренә 106,7 млн. сум күләмендә компенсация түләүләрен гамәлгә ашыруга башка бюджетара трансфертлар биреләчәк.

Моннан тыш, 73,0 млн.сумлык чаралар «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика бәйгесендә җиңүчеләргә һәм призерларга грантлар түләүгә юнәлдереләчәк. Бәйге җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү, территориаль иҗтимагый үзидарәнең уңай тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату өчен яшәү урыны буенча гражданнарның үз-үзләрен оештыруда иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән территориаль иҗтимагый үзидарәләрне ачыклау максатында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International