Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә янаган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү буенча тапшырылган вәкаләтләр үтәлгәндә барлыкка килә торган Россия Федерациясенең чыгым йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итү тиешле финанс елына Татарстан Республикасы бюджетыннан федераль бюджетка бирелә торган субвенция хисабына башкарыла.
Шуның нигезендә күрсәтелгән максатларга 2024 елның гыйнварында Татарстан Республикасы бюджетыннан 4,7 млн. сум акча юнәлтелде.