Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры Марат Фәйзерахманов республика Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
«2024, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 2024 елга 337 млн. сум күләмендә чаралар каралган.
«Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итү» дәүләт программасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы дәүләт мөлкәте белән идарә итү» дәүләт программасын раслау турында» 2013 елның 31 декабрендәге 1140 санлы карары белән расланды.
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт программасын җаваплы башкаручы итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның бөтен чорына финанс белән тәэмин итү күләмнәре түбәндәге суммада расланды:
I этап: 2014 - 2023 еллар: 18 410 184,58 мең сум;
II этап: 2024 - 2026 еллар: 1 185 643,6 мең сум