Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты директоры урынбасары Әлфия Минһаҗева Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының «2023 елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында» йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.
Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын финанслау «Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитен саклау, табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм куллану» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 28 декабрендәге 1083 санлы карары белән расланган).
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы күрсәтелгән дәүләт программасын җаваплы башкаручы итеп билгеләнде.
Күрсәтелгән дәүләт программасы кысаларында түбәндәге ярдәмче программалар чараларын финанслау гамәлгә ашырыла:
- Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохите сыйфатын җайга салу,
- Татарстан Республикасында җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә дәүләт идарәсе,
- Татарстан Республикасының җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә дәүләт идарәсе,
- Татарстан Республикасы су хуҗалыгы комплексын үстерү,
- Татарстан Республикасының биологик төрлелеген саклау,
- Татарстан Республикасының аучылык ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану,
- Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендәге хезмәтләре эшчәнлеген координацияләү.
2023 елда күрсәтелгән дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 3 788,9 млн. сум бүлеп бирелгән иде, шулардан 3 770,7 млн. сум яки планнан 99,5% үзләштерелде.
Шул исәптән ТР Экология министрлыгына 573,1 млн. сум бүлеп бирелде, шуларның 558,1 мең сумы яки планның 97,4%ы үзләштерелде.
«2024, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» 2023 елның 28 ноябрендәге 116-ТРЗ санлы Татарстан Республикасы Законында 2024 елга «Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитен саклау, табигый ресурсларын яңадан торгызу һәм куллану» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 3 927,0 млн. сум күләмендә акча каралган.
Шул исәптән ТР Экология министрлыгына 407,6 млн. сум күләмендә акча каралган.