«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда 2024 елда 4 модель китапханә төзү планлаштырыла

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

 «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында 2024 елда модель китапханәләре булдыру чараларын дәвам итү планлаштырыла.

Агымдагы елда 4 модель китапханәне ачу планлаштырыла.

Әлеге максатларга Татарстан Республикасы бюджетында 39 000,0 мең сум каралган, шул исәптән 31 590,0 мең сум федераль бюджет акчалары исәбеннән.

Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына субсидияләр бирү турында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында килешү төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International