2023 ел нәтиҗәләре буенча махсус казначылык кредитлары форматында җәлеп ителгән федераль акчалар күләме 10,4 млрд. сум тәшкил итте

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

2023 ел нәтиҗәләре буенча махсус казначылык кредитлары форматында җәлеп ителгән федераль акчалар күләме 10,4 млрд. сум тәшкил итте.

Әлеге акчалар 15 ел дәвамында кире кайтару шарты белән һәм Яшел Үзән һәм Лаеш муниципаль районнарында инженерлык һәм коммуналь инфраструктураны үстерү проектларын гамәлгә ашыру өчен, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре өчен гомуми файдаланудагы пассажир транспортының күчмә составын сатып алу өчен бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International