2024 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Уку чаралары планы кысасында министрлык, Казначылык департаменты хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р. Гайзатуллин катнашында «Оешмалар табышына салым – төп төшенчәләр, салым законнарында яңалыклар» темасына лекция үткәрелде.
Оешмалар табышына салым Татарстан Республикасы бюджетының иң эре керем чыганакларыннан берсе булып тора. 2023 елда республика бюджетына оешмалар табышына салым 182,9 млрд. сум, ягъни Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәре суммасының 38,0%ы күләмендә керде. Салым керемнәренең үсеше алдагы ел белән чагыштырганда 16,8 млрд. сум яисә 10,1% тәшкил итте.
Лекция барышында шулай ук оешма табышына салым буенча төп төшенчәләр, салым базасын исәпләү тәртибе, салым ставкасы күләме, хисап бирү һәм салым түләү сроклары, салым законнарында яңалыклар һәм башкалар каралды.