«2024, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджеты турында» 2023 елның 27 ноябрендәге 541-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2024 елда Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган Татарстан Республикасының чыгым йөкләмәләрен финанс белән тәэмин итүгә субвенцияләр 68 413,3 млн. сум күләмендә каралган.
2023 елда күрсәтелгән субвенция күләме 60 186,2 млн. сум тәшкил иткән иде. Шул рәвешле, 2024 елда субвенциянең үсеше 2023 елга карата 8 227,1 млн. сум яки 113,7% тәшкил итте.